Россия Федерациясе Конституциясе Көне белән!

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле татарстанлылар!

26 ел элек, бөтенхалык сайлау нәтиҗәләре буенча, хәзерге Россия дәүләтчелегенең ныклы нигезе булган Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителде. Бу вакыйга демократик гражданлык җәмгыятен формалаштыруда, кешенең төп хокукларын һәм ирекләрен законнар белән ныгытуда мөһим этап булды.

Бу истәлекле көндә сезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, туган республикабыз һәм күпмилләтле Ватаныбыз хакына яңа уңышлар һәм казанышлар телибез!

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе коллективы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International