Мамадыш районы ГХАТ бүлегенең ветеран җитәкчесе Әлфия Сингатуллина «Мамадыш районы алдында казанышлары өчен» медале белән бүләкләнде. Зур бүләкне гомумрайон җыелышында район башлыгы Анатолий Иванов тапшырды.
Әлеге бүләк – Мамадыш районының иң югары һәм дәрәҗәле бүләге. Ул районның үсешенә зур өлеш керткән, үз эшенең остазы булган шәһесләргә тапшырыла.
Әлфия Сингатуллина зур хөрмәткә һәм дәрәҗәгә лаеклы җитәкче, ул эшләгән елларда Мамадыш ГХАТ бүлеге югары күрсәткечләргә иреште. Әйтергә кирәк, быел ул үзенең 70 яшьлек юбилеен каршы алды.
Район башлыгы Әлфия ханымга күпләп матур һәм җылы теләкләрен ирештерде, район каршында булган хезмәтенә югары бәя бирде, зур рәхмәтен җиткерде.
Әлфия Мөхәммәтдиновна да үз чиратында, үзенең күп еллар дәвамында бергә эшләгән хезмәттәшләренә, район җитәкчелегенә зур рәхмәт сүзләрен ирештерде.