Бөгелмә районы ГХАТ бүлегендә туу турында 777нче акт язуы төзелде

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

2019 елның 11 декабрендә ТР Бөгелмә муниципаль районы ГХАТ бүлегендә 777нче бала тууы теркәлде. Игорь исемле сабый Юлия Анатольевна һәм Максим Игоревич Звегинцевлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килде. Әти белән әнинең Ксения исемле кызлары бар.

ГХАТ бүлеге белгечләре, уллары туу турында таныклык тапшырып, әти-әнигә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләделәр. Шулай ук Татарстан Республикасы Президентыннан котлау открыткасы һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International