ЯҢАЛЫКЛАР


13
декабрь, 2019 ел
җомга

         2019 елның 13 декабрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә яшь парлар «13» саныннан курыкмыйча, туйлар уздыралар.


12
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

1993 елның 12 декабрендә илебездә бөтенхалык тавышы белән Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителде. Бу көнне, традиция буенча, Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 14 яше тулган кешеләргә тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды. Конституция – илебезнең төп законы, ә паспорт-Россия гражданинының төп документы.

12 декабрьдә Россия Конституциясе көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм бөтенхалык тавыш бирү юлы белән Россия Федерациясенең Төп Законын кабул итүгә багышланган истәлекле дата. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә бу көнне 6 парның никахларын теркәделәр.

Чара Россия Конституциясе көненә багышланды. Балаларының олы тормышка беренче адымын карарга шулай ук аларның якын туганнары җыелды. Укучыларны тормышларындагы төп документка ия булулары белән котларга Казан шәһәре Думасы депутаты Олег Калимов килде.

Россия Конституциясе көне алдыннан Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә паспортлар тапшыру тантанасы үтте. Тантана илебезнең паспортлар тарихы башланган чорга күмелеп башланды. Балалар белән тарихи минутларны зур кунаклар уртаклашты.

Яшь гражданнарга паспорт тапшыруны тантаналы төстә оештыру районда традициягә әйләнде. Россия Конституция көне уңаеннан, бүген район ЗАГС бүлеге бинасында яшь гражданнарга тантаналы төстә паспорт тапшырылды. ЗАГС бүлеге һәм «Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлеге тарафыннан уздырылган әлеге чарада район башлыгы Рамил Нотфуллин да катнашты.

Россия Федерациясе паспорты-Россия территориясендә яшәүче 14 яш тулган һәр граңданның төп документы.

РФ Конституция көнендә яшь алексеевскилылар үзләренең беренче паспортларын алды. Россия гражданинының төп документын тапшыру тантанасы ЗАГС бинасында булды.

Мулланур Хөсәен улы белән Гөлнара Рәхмәтулла кызы 18 250 көн һәм төн бергә, тату гомер итәләр. Ярты гасыр бер мизгел кебек үтте. Алтын туйга кадәр яшәр өчен хатынының алтын характерына һәм иренең тимер чыдамлыгына ия булырга кирәк, диләр.

12 декабрь көнне Теләче районының ЗАГС бүлегендә тантаналы шартларда 14 яше тулган мәктәп укучыларына Россия гражданины булуын раслаучы документ — паспорт тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International