Россия Конституциясе көне алдыннан Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә паспортлар тапшыру тантанасы үтте. Тантана илебезнең паспортлар тарихы башланган чорга күмелеп башланды. Балалар белән тарихи минутларны зур кунаклар уртаклашты.
Алар арасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Муса Хуҗаҗанов, «Бердәм Россия» җирле партиясе башкарма сәркатибе Голнур Хурамшина, җирле МФЦ учреждениясе җитәкчесе Елена Молостова, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова.
Кулларына котеп алынган документны алганчы балаларга ил тарихы буенча мини-экзамен тапшырырга туры килде. Әйтергә кирәк, алар аны бик җиңел тапшырды.
Паспортларны малайлар һәм кызлар зур кунаклар кулыннан алдылар. Муса Хуҗаҗанов яшь гражданнарны әлеге истәлекле көн белән тәбрикләде, Голнур Хурамшина «Бердәм Россия» партиясе исеменнән әзерләнгән бүләкләрне тапшырды.
Иң дулкынландыргыч минутлар булып ант әйтү булды. Ул Россия Гимны тыңлау белән тәмамланды.