12 декабрь көнне Теләче районының ЗАГС бүлегендә тантаналы шартларда 14 яше тулган мәктәп укучыларына Россия гражданины булуын раслаучы документ — паспорт тапшырылды. Әлеге чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Хазипов Нәҗип Накипович, миграция бүлеге белгече Надежда, гражданлык актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Әнисә Тимерханова, район яшьләр булеге җитәкчесе Зөлфәт Ибрагимов катнашты. Районның төрле авылларыннан килгән биш яшьүсмер егет һәм кызларга төп документны район җитәкчесе кулыннан алу бигрәктә күңелле. Бу хакта әти-әниләр исеменнән рәхмәт сүзләре әйткәндә Рәйсә Гузаирова да билгеләп үтте.