12 декабрьдә Россия Конституциясе көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм бөтенхалык тавыш бирү юлы белән Россия Федерациясенең Төп Законын кабул итүгә багышланган истәлекле дата.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә бу көнне 6 парның никахларын теркәделәр. ГХАТ идарәсе коллективы яшь парларны чын күңелдән аларның тормышларындагы төп вакыйга белән тәбрик итә. Аларга озын гомер, бер-берсен аңлап, тату яшәргә, кайгы-хәсрәтен белмәскә, бер-берсенә карата мәхәббәт чаткысы белән янарга тели.