«Казан» гаилә үзәгендә 14 яше тулган 10 Россия Федерациясе гражданнарына тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Чара Россия Конституциясе көненә багышланды. Балаларының олы тормышка беренче адымын карарга шулай ук аларның якын туганнары җыелды.

Укучыларны тормышларындагы төп документка ия булулары белән котларга Казан шәһәре Думасы депутаты Олег Калимов килде. Ул балаларга хокуклары булган очракта да үз вазыйфалары турында онытмаска кирәклеген искәртте. Чарада шулай ук Казан шәһәре ГХАТ идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Елена Студеникина һәм Казан шәһәре Яңа Савин районының Миграция мәсьәләләре буенча бүлек башлыгы урынбасары Резедә Сәмигуллина да катнашты.

Паспорт белән бергә яшьләргә Россия Конституциясе басмасын бүләк иттеләр, һәм аларга закон белән килешеп яшәүләрен теләделәр. Кунаклар һәм балалар өчен иҗади номер белән халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты Тимерхан Якупов чыгыш ясады.

 Балаларга бәхетле киләчәк, тормыш агымында югалмыйча, бөек ил гражданины исемен намус белән йөртүләрен телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International