2019 елның 12 декабрендә Россия Федерациясе Конституциясе Көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә укучылар үзләренең беренче паспортларын алдылар.
Тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру тантанасы Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Гимны белән ачылды. Егетләр һәм кызлар хокукый тематикага багышланган интеллектуаль уен-викторинада катнаштылар, ә балалар сәнгать мәктәбе укучылары кунакларга музыкаль котлау бүләк иттеләр.
«Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Түбән Кама җирле бүлеге башкарма секретаре Лариса Михайловна, балаларны истәлекле вакыйга белән котлап, истәлекле бүләкләр тапшырды.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсенең миграция мәсьәләләре бүлеге начальнигы, полиция майоры Галина Баһаветдинова яшьләргә паспортларын кадерләп сакларга, «биш» легә генә укырга, алкышлар астында паспортлар тапшырды.