ЯҢАЛЫКЛАР


30
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Кадерле дуслар!

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе коллективы Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрик итә!

2019 елның 30 декабрендә, Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә иң яхшы хезмәткәрне билгеләү буенча ел саен үткәрелә торган һөнәри бәйге тәмамланды.

Бу көнне Балтач районы Сырья авылы егете Роман Никитин һәм Чепья авылы кызы Алина Иванова парлы гаилә юлына аяк бастылар.  ГХАТ хезмәткәрләре яшьләрне котлап беренче документлары – язылышу турындагы таныклыкны тапшыргач, сүз котлау өчен яшь гаиләнен шатлыкларын уртаклашырга дип жыелган әти-әниләре, дуслары, хезмәттәшләре, якыннарына бирелде.

«Ныклы гаилә» партия проектын тормышка ашыру кысаларында, ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге белгечләре «рубин» туйларын билгеләп үтүче Абдуллиннарны котладылар.

2019 елның декабрь аенда Мөслим муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә  яңа туган 16 сабый теркәлде, ел башыннан алар – 153. Алар арасында өч һәм хәтта дүртенче балалары туган 67 гаилә дә бар. Бу чынлап та нык, тату гаиләләр, аларда бала туу зур шатлык һәм көтеп алынган могҗиза булып тора.

Яңа ел! Бу сүзләрне ишетүгә безнең күз алдыбызга хуш исле зифа чыршы, ап-ак кар бөртекләре, җемелдәвек сихри утлар килеп баса. Бер уйласан, Иске ел киченнән Яна ел таңына бер адым һәм менә шул бер адымда- эйтеп бетергесез ометләр белән тулы киләчәк.

Районда Демография аксый, балалар аз туа, шуңа да район башкарма комитеты һәм советы хезмәткәрләре катнашында, язучы һәм драматург Рәзил Вәлиевның «Әйдә барыйк, кызлар карыйк» спектакленә нигезләнеп әзерләнгән тамаша да  нәкъ шул темага багышланган иде.

Мамадыш районы ГХАТ бүлеге өчен декабрь ае язылышу тантаналарына  бик тыгыз булды. Әйтергә кирәк, Яңа Ел алдыннан үтүче тантаналар аерым бер бәйрәм һәм энергетика белән сугарылган.

Мамадыш районы ГХАТ бүлеге коллективы биналарны һәм аның территориясен яңа елга бизәү бәйгесенең «кече бюджет предприятияләре» номинациясендә 2 нче урынга лаек булды. ГХАТ булеге житәкчесе Ландыш Шәйхетдиновага котлауларны һәм Рәхмәт хатын Боз сараенда узган тантанада тапшырдылар.  


28
декабрь, 2019 ел
шимбә

Яңа ел – тылсымлы бәйрәм, күпчелек кешеләрнең иң яраткан бәйрәмнәренең берсе. Туй – һәр кешенең тормышында иң мөһим, дулкынландыргыч вакыйга. Яңа ел алды көннәрендә Әлмәт шәһәренең Никахлашу сараенда бәхетле 26 пар үзләренең гаилә берлекләрен теркәделәр, ә Әхмәтовлар Рифат һәм Алинә 2019 елда 1200 пар булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International