ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2019 ел
шимбә

2019 елның 28 декабрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Гребешковлар гаиләсен беренче балалары туу белән котладылар.

         2019 елның 28 декабрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә яшь парлар өчен «гаилә чыршысын яса»дигән яңа ел акциясе тәмамланды.

28 декабрьдә Буа шәһәре ГХАТ бүлеге агымдагы елны 218 номерлы язылышу никах тантанасын төркәде. 26 яшьлек Айнур Хәбибуллин һәм 21 яшьлек Айсылу Юнусова быелгы ел тарихына соңгы пары булып керделәр.

Азнакай районының Актүбә шәһәр тибындагы бистәсендә Рәсим Галим улы һәм Рәмзия Тимер кызы Латыйповлар гаиләсен юбилей белән тантаналы рәвештә котладылар. 2019 елның декабреннән башлап мәхәббәт һәм татулыкта яшәүче бәхетле пар бергә гомер итүләренең 50 еллыгын билгеләп үттеләр. Бергә ике кыз тәрбияләп үстергәннәр, җиде оныкларына һәм ике оныкчыкларына сөенеп яшиләр.


27
декабрь, 2019 ел
җомга

         2019 елның 27 декабрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районында коррупциягә каршы тору эшен координацияләү Комиссиясе утырышында доклад белән чыгыш ясады.

2019 елның 27 декабрендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Яков кызы Миннигалямова һәм ГХАТ бүлеге баш белгече Ландыш Әүхәт кызы Шәфыйкова Зөфәр Хөснуллин Хәлфи улы белән Нурсинә Гыйльман кызын 55 ел бергә гомер итүләре белән котладылар, юбилярларга нык сәламәтлек, тыныч озын тормыш теләп юбилей таныклыгы тапшырдылар.

Район ЗАГС бүлегендә бүген Әлки районы Татар Төгәлбәе авылыннан Рөстәм Кускильдин һәм Чуаш Борнаеннан Римма Японинаның законлы никахлары теркәлде. Шунысы игътибарга лаек – бу  быел ЗАГС бүлегендә язылышкан 90 нчы пар.

2019 елның 27 декаберендә Яңа ел бәйрәме алдыннан ике һәм аннан да күбрәк бала алып кайтучы биш гаиләгә, ана капиталы сертификаты бирелде.  Бәйрәм тантанасында пенсия фонды җитәкчесе Рәфыйк Гали улы Җәләлов һәм «Ак Барс» исемендәге банк җитәкчесе Резидә Рахимҗан кызы Гадиева Һәм ГХАТ бүлеге урынбасары Эльвира Радик кызы Шагалиева катнаштылар.

27 декабрь көнне Баулы районы ГХАТ бүлегендә Бурашниковлар гаиләсенең туй юбилее тантанасы узды. Моннан 60 ел элек язмыш Петр Павлович һәм Зинаида Матвеевнага бөек бүләк ясаган – алар бер-берсен  очраткан, шундый зур һәм чиксез дөньяда үзләренең парларын тапкан.

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан «ныклы гаилә» партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында, 2019 елның 27 декабрендә Чистай Никахлашу сараенда Анастасия һәм Владислав Скворцовлар 400 нче парын теркәделәр. Юбилей парының язылышу тантанасы аерым сценарий буенча үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International