Әлки районы ЗАГС бүлегендә бүген 90 нчы пар язылышты

2019 елның 27 декабре, җомга

Район ЗАГС бүлегендә бүген Әлки районы Татар Төгәлбәе авылыннан Рөстәм Кускильдин һәм Чуаш Борнаеннан Римма Японинаның законлы никахлары теркәлде. Шунысы игътибарга лаек – бу  быел ЗАГС бүлегендә язылышкан 90 нчы пар.

Былтыр 79 пар законлы никахын рәсмиләштергән иде. Сөенечкә, быел гаилә коручылар күбрәк. Бүген 90 нчы парны язылыштырдык. Иртәгә 28декабрь аенда тагы биш туй көтелә. Яңа ел алды көннәре – аерата күңелле, һәркем тылсым көтә, могҗизага ышана торган көн. Рөстәм белән Римманы законлы никахлары белән котларга махсус Кыш бабай белән Кар кызы килгәннәр әнә. Алар яшьләргә бәхетле тормыш, зур мәхәббәт һәм күбрәк бәбиләр алып кайтуларын теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International