Яңа ел бәйрәме алдыннан Брилиант туйны теркәү чарасы узды

2019 елның 27 декабре, җомга

27 декабрь көнне Баулы районы ГХАТ бүлегендә Бурашниковлар гаиләсенең туй юбилее тантанасы узды.

Моннан 60 ел элек язмыш Петр Павлович һәм Зинаида Матвеевнага бөек бүләк ясаган – алар бер-берсен  очраткан, шундый зур һәм чиксез дөньяда үзләренең парларын тапкан. Аларның гаилә мөнәсәбәтләре, озак вакытлар сыналган, чисталык һәм тугрылык үрнәге булып тора. Юбилярлар матур балалар тәрбияләп үстергәннәр, аларның 14 матур оныклары бар, алар 18 оныкчык бүләк иткәннәр.

Бурашниковлар лаеклы хезмәт юлы үткән – Петр Павлович пенсиягә кадәр – Нива колхозында крановщик, Зинаида Матвеевна Баулы совхозы хастаханәсендә санитарка булып эшләгән.

Юбилярларны Баулы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Бакиров Д.Л җылы котлады, Район Башлыгының Рәхмәт хатын, бүләк һәм чәчәкләр тапшырды. Новозареченский авыл җирлеге башлыгы Багижева С.Н. юбилярларга бик күп матур сүзләр әйтте һәм бүләк тапшырды. Бу тантаналы көндә Бурашниковлар балалары, оныклары Һәм оныкчыклары исеменнән котлаулар кабул иттеләр.

Бәйрәм Кыш Бабай һәм Кар кызы котлаулары, мәдәният йорты солистлары Мәҗитова Л. һәм Можгова Э. башкаруында җырлар белән бизәлде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International