Лениногорск муниципаль районында «зөбәрҗәт» юбилей

2019 елның 27 декабре, җомга

2019 елның 27 декабрендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Яков кызы Миннигалямова һәм ГХАТ бүлеге баш белгече Ландыш Әүхәт кызы Шәфыйкова Зөфәр Хөснуллин Хәлфи улы белән Нурсинә Гыйльман кызын 55 ел бергә гомер итүләре белән котладылар, юбилярларга нык сәламәтлек, тыныч озын тормыш теләп юбилей таныклыгы тапшырдылар.

Хөснуллиннар гаиләсе тормышындагы олы вакыйга истәлеге итеп аларның исемнәре Татарстан Республикасы Лениногорск районы юбилярларының мактау китабына кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International