ЯҢАЛЫКЛАР


3
гыйнвар, 2020 ел
җомга

Кечкенә питрәчле 2020 елның 3 гыйнварында туган. Аның әти-әнисе малайның беренче документын – туу турында таныклык алды. Бар да тантаналы шартларда узды.

2020 ел – Республикабыз тарихы өчен мөһим вакыйгаларга бәйләнгән ел. Чөнки быел ТАССР төзелүгә 100 ел билгеләп үтелә. 2020 елда Республика һәм район күләмендә узучы барлык чаралар шушы матур дата белән үрелеп барачак. Беренче һәм 100нче парларны, быел теркәлгән беренче һәм 100нче балаларны шушы чара хөрмәтеннән бүләкләү, тәбрикләү планлаштырыла.


2
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Район ГХАТ бүлегендә узган елда 103 яңа туган баланы теркәгәннәр. Ел буена бүлектә 94 пар язылышкан, әмма, ни аяныч, 43 гаилә таркалган. Тагын бер күңелсез сан – 255 райондашыбыз арабыздан киткән.


1
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

Мамадыш районы ГХАТ бүлеге 2019 нче елга нәтиҗәләр ясады һәм районның демографик хәлен бәяләде. Уткән елда барлыгы 1177 гражданлык хэле акты төзелгән. Туу турында 283 акт теркәлгән. Шуларның 141-е малай булса, 142-се кыз бала.

Менә яңа, 2020 ел – яңа иң яшерен һәм акылсыз теләкләр елы да килеп җитте, алар һичшиксез чынга ашачак. Рубин Магданов һәм Айгөл Нурхамәтова өчен 1 гыйнварда никах теркәү гадәти булмаган теләк булды!

1 гыйнварда 7 сәгать 10 минутта Кайбыч районында Яңа елның беренче баласы Алеся Габделхаева дөньяга килде. Колаңгыда яшәүче Светлана һәм Руслан Абдулхаевлар өчен, бу иң кадерле һәм көтеп алынган яңа ел бүләге иде.

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре 2020 нче елның 1 нче гыйнварында Түбән Кама шәһәрендә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан туган беренче баланы теркәделәр.


31
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

Иң тылсымлы бәйрәм – Яңа ел алдыннан Яр Чаллы шәһәре ГХАТ идарәсе узып баручы елның иң якты вакыйгасы турында сөйләргә теләделәр. Быел Ивановлар гаиләсе үзләренең «алсу» туйларын - 10 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр.

Баулы  муниципаль районының ГХАТ бүлегендә узып баручы елның соңгы парларың никахлары теркәлде. Айрат Ринад улы һәм Флюра Флюр кызы 3 ел элек нәкъ Яңа ел бәйрәме алдыннан танышкан булганнар.

Декабрь аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 21 сабый теркәлде:13 малай һәм 8 кыз. Шуларның 7 се гаиләдә  беренче бала, 9 – икенче, 5 -  өченче  бала булып туган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International