Лениногорск шәһәре бала тудыру йортында яңа туган сабыйларны өйләренә озатыр алдыннан ата-аналарга балаларының беренче дәүләт документын тапшырыла башлады. Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлеге «Лениногорск РҮХ» Бала тудыру йорты белән берлектә коронавирус йогышының тиз таралуын кисәтү өчен сабыйларның туу турындагы таныклары бала тудыру йортында тапшыруны оештырды. Бәхетле әниләргә һәм әтиләргә сабыйның исемен сайлау белән озакка сузмаска гына кала.
Нурлат районының Никахлашу сарае никахларны теркәү урыны гына түгел, ә башка социаль әһәмиятле чараларны да уздыру мәйданчыгына әверелде. Татарстан Республикасында Матбугат көнен билгеләп үтү алдыннан Нурлат шәһәренең Никах сараенда район башлыгы Әхмәтшин Алмаз Сәлим улы тантаналы рәвештә «Дуслык» («Дружба», «Туслах») район газетасы ветераннарына «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» истәлекле билгеләрен тапшырды.
Туй көне булачак парлар өчен, гадәттә, аерым әһәмияткә ия. Аны сайлаганда, алар саннар тигезлегенә омтыла, саннар ярашуына игътибар итә. Күп кенә парлар үзләренең таныклыкларында истә калырлык даталарын күрергә тели.
2020 елның 19 маенда Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Миннигалямова шәһәр җитәкчеләренең атналык планеркасында катнашты.
Халыкара гаилә көнен бәйрәм итү кысаларында, Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге тарафыннан «Минем гаиләм»дип исемләнгән онлайн фотоконкурс үткәрелде.Игълан ителгән әлеге конкурста 300гә якын Нурлат гаиләсе катнашты, барлык конкурс эшләре дә матур һәм кызыклы булды.
15 нче май Халыкара гаилә көнендә Мамадыш районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова шәһәрнең уникаль гаиләсендә кунакта булды. Төгәл 70 ел элек шәһәрдәшләребез Владмимир һәм Мария Ельченковлар гаилә тормышларын башлап җибәрәләр. Быел алар үзләренең 70 еллык тарихка ия булган бәрәкәтле туйларын каршыладылар.
15 май көнне бар дөнья Гаилә көнен билгеләп үтә. Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә дә бу матур көндә Нуриевлар гаиләсе барлыкка килде.
2020 елның 15 май көнендә Балтач ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә бала туу очрагы теркәлде. Илдар һәм Җәмилә Абдуллиннар гаиләсе көтеп алынган 9 балаларын алып кайттылар.
Ел саен 15 май көнне - язның иң матур ае уртасында һәрберебезгә кагылышлы бик мөһим бәйрәм – Халыкара Гаилә көне билгеләп үтелә. Бу көнне үз туганнарыңны, ә иң мөһиме - үз гаиләңне котлау кабул ителгән.
Гаилә-мәхәббәт, хөрмәт, бердәмлек һәм бәйләнеш чыганагы. Теләсә кайсы цивилизацияле җәмгыять төзелгэндэ дэ, шуннан башка кеше яши алмый. Халыкара Гаилә көнендә Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге узенен Инстаграмм «социаль челтәрендә "Шундый гадәти «гадәти булмаган" гаилә!» исемле басмалар сериясен башлый. Беренче басма-ул Колесниковларның күп балалы гаиләсе турында. Олег һәм Наталия җиде баланың бәхетле әти-әниләре.