Туу турында таныклыкны хәзер бала тудыру йортында алырга мөмкин

2020 елның 22 мае, җомга

Лениногорск шәһәре бала тудыру йортында яңа туган сабыйларны өйләренә озатыр алдыннан ата-аналарга балаларының беренче дәүләт документын тапшырыла башлады. Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлеге «Лениногорск РҮХ» Бала тудыру йорты белән берлектә коронавирус йогышының тиз таралуын кисәтү өчен сабыйларның туу турындагы таныклары бала тудыру йортында тапшыруны оештырды. Бәхетле әниләргә һәм әтиләргә сабыйның исемен сайлау белән озакка сузмаска гына кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International