Нурлат районының Никахлашу сарае никахларны теркәү урыны гына түгел, ә башка социаль әһәмиятле чараларны да уздыру мәйданчыгына әверелде. Татарстан Республикасында Матбугат көнен билгеләп үтү алдыннан Нурлат шәһәренең Никах сараенда район башлыгы Әхмәтшин Алмаз Сәлим улы тантаналы рәвештә «Дуслык» («Дружба», «Туслах») район газетасы ветераннарына «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» истәлекле билгеләрен тапшырды.
Ул күп еллар дәвамында журналистика өлкәсендә нәтиҗәле һәм фидакарь хезмәт куйган ветераннарга хөрмәт һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Сәкинә Хәйруллинаны, Татьяна Бурайкинаны һәм Фаягөл Мостафинаны истәлек билгеләре белән бүләкләде. Алмаз Сәлим улы район массакүләм мәгълүмат чаралары журналистларының югары профессиональлеген билгеләп үтте һәм күпьеллык традицияләрне һәм тупланган бай тәҗрибәне сакларга, арттырырга чакырды.