Халыкара гаилә көнендә Мамадыш районында бер гаилә туды

2020 елның 17 мае, якшәмбе

15 май көнне бар дөнья Гаилә көнен билгеләп үтә. Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә дә бу матур көндә Нуриевлар гаиләсе барлыкка килде.

Яшьләр Ильяс һәм Айсылу ярты ел элек кенә танышсалар да, шушы вакыт эчендә бер-берсенең язмышы булуларын аңлап алалар.

Апрель аена билгеләнгән теркәү тантанасы, килеп туган чикләүләр аркасында соңартыла. Ләкин янәндән сайлаган көннәре шушындый матур һәм символик мәгънәле көнгә туры килгәч сөенечнең чиге булмый.

Бүлек җитәкчесе Ландыш шәйхетдинова яшь гаиләгә тулы бәхет теләде, үзара аңлашу һәм бер-береңә юл куя белүнең мөһимлеген төшендерде.

Әйтергә кирәк, бүгенге көндә Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә барлыгы язылышу турында 34 акт теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International