Туй көне булачак парлар өчен, гадәттә, аерым әһәмияткә ия. Аны сайлаганда, алар саннар тигезлегенә омтыла, саннар ярашуына игътибар итә. Күп кенә парлар үзләренең таныклыкларында истә калырлык даталарын күрергә тели. 2020 ел шундый көннәргә бай — «икеле» саны күбрәк булган саен, яхшырак.
20.05.2020 елның матур датасы да искәрмә түгел. Бу көнне Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә яшь парлар Фәннур Фәрит улы һәм Татьяна Иван кызы Хәмзиннар үзләренең никахларын рәсми рәвештә теркәделәр. Яшь парларны гаилә туу белән котлыйбыз! Гаиләгез нык, озын гомерле һәм бәхетле булсын!