Бу язгы ай Рим алиһәсе хөрмәтенә аталды, ул уңдырышлылыкны символлаштыра – барлык җир хуҗаларын яклаучы һәм кечкенә балаларны саклаучы Майя. Шуңа май аенда туйларын үткәргән пар бик тиз сәламәт сабыйларга ияләшә. Рәсәйдә бу ай элек-электән «үлән» дип тә атаганнар, бу яшеллек, яшь үлән, матур чәчәкләр белән аваздаш иде.
Бүген 29 май аенда Чүпрәле районы ГХАТ бүлегендә Илнар Фәнис улы Шәйхаттаров һәм Зилә Ильяс кызы Галиуллинаның никахлары теркәлде. Илнар Иске Чокалы авылында туган, ә Зилә Яшел Үзән районыннан. Икесе дә Казан шәһәрендә яши һәм эшли, икесе дә медицина хезмәткәрләре. Яшьләр апрель башында мөнәсәбәтләрне законлаштырырга теләгәннәр, әмма пандемия белән булган хәл үз төзәтмәләрен кертә.
Актаныш районы ЗАГС бүлегендә 75 нче бала булып теркәлгән Амилиягә туу таныклыгы тапшырылды. Бәхетле әти- Халиков Тәлгат Газинур улы хәм әнисе- Халикова Рәмилә Ферроль кызы өченче балалары- кызларына Амилия исеме куштылар.
2020 елның 28 маенда Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган яңа рубрика старт алды.
Бүген 27 майда ТАССРның 100 еллыгы көнендә Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров Иске Чүпрәле авылында яшәүче Хисмәтулловларны алтын туйлары белән котлады. Исегезгә төшерәбез, 1920 елның 27 маенда ТАССР оешу турында декрет имзалана. Моннан 50 ел элек, 1970 елның 27 маенда Чүпрәле районы ГХАТ бюросында Асия Гафият кызы һәм Нурислам Мөхәммәтшагый улы Хисмәтулловларның никахлары теркәлде.
2020 елның 27 маенда, Татарстан АССР оешу турында декрет чыккан көнне, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Сафиннар гаиләсендә туган игезәкләрнең исемен атау тантанасы булып узды.
2020 елның 26 май аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 11 пар игезәк балалар тууы теркәлде. Бу шатлыклы вакыйга Никифоркин Виталий Валерьевич улы һәм Галина Николай кызы гаиләсендә булды. 16 май көнне аларның ике кызы туды.Яңа туган сабыйларга София һәм Ульяна исемнәре кушылды. Игезәкләр туу белән гаилә берьюлы ике кешегә арта. Бу икеләтә бәхет, икеләтә шатлык. Балалар һәрвакыт бер-берсенә иптәш булачаклар.
2020 елның 26 маенда Бөгелмә районы ГХАТ бүлегендә 2020 ел башыннан башлап, 7нче игезәк теркәлде. Анна һәм Сергей Каржовлар гаиләсендә ике искиткеч малай - Артем һәм Арсений туды. Сергей һәм Анна гаиләсе күп балалы. Парның инде ике кызы - Екатерина белән Милена бар иде.
2020 елның 23 маенда Бөгелмә муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Галина һәм Ленар Мәсләховлар гаиләсендә тугызынчы бала тууы теркәлде. Кызны Александра дип атадылар, грек теленнән тәрҗемә иткәндә "кешеләрне яклаучы" дигәнне аңлата.
2020 елның 23 май аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 10 пар игезәк балалар тууы теркәлде. Бу шатлыклы вакыйга Ямашев Антон Сергей улы һәм Ирина Петр кызы гайләсендэ булды. Балаларга матур Макар һәм Матвей исеме кушылды.