2020 елның 27 маенда, Татарстан АССР оешу турында декрет чыккан көнне, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Сафиннар гаиләсендә туган игезәкләрнең исемен атау тантанасы булып узды.
ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина Илнар һәм Мария гаиләләрен Әмир һәм Амелиянең балалары туу белән котлады, туу турында таныклыклар һәм яңа туган балаларның истәлекле метрикаларын тапшырды.
Котлауларга Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнар Бәдретдинов та кушылды, ул гаиләгә «Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы» истәлекле медале һәм Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшиннан юбилей сертификаты тапшырды.