Бөгелмә районында җиденче игезәкләр туды

2020 елның 26 мае, сишәмбе

2020 елның 26 маенда Бөгелмә районы ГХАТ бүлегендә 2020 ел башыннан башлап, 7нче игезәк теркәлде. Анна һәм Сергей Каржовлар гаиләсендә ике искиткеч малай - Артем һәм Арсений туды. Сергей һәм Анна гаиләсе күп балалы. Парның инде ике кызы - Екатерина белән Милена бар иде.

Балалар 22 майда ике минутлык аерма белән дөньяга килә. Беренче документны - туу турында таныклык тапшырганда, ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре яшь гаиләне тормышларындагы истәлекле вакыйга белән котладылар, сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International