2020 елның 23 маенда Бөгелмә муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Галина һәм Ленар Мәсләховлар гаиләсендә тугызынчы бала тууы теркәлде. Кызны Александра дип атадылар, грек теленнән тәрҗемә иткәндә "кешеләрне яклаучы" дигәнне аңлата. Әни кешегә беренче документ һәм истәлекле бүләк ГХАТ бүлеге белгечләре тарафыннан, бала тудыру йортында тапшырылды. Чын күңелдән бәхетле ата-ананы гаиләнең яңа әгъзасы барлыкка килү белән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телибез.