Актаныш районы ЗАГС бүлегендә 75 нче бала булып теркәлгән Амилиягә туу таныклыгы тапшырылды. Бәхетле әти- Халиков Тәлгат Газинур улы хәм әнисе- Халикова Рәмилә Ферроль кызы өченче балалары- кызларына Амилия исеме куштылар. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б. Мухамадиева яшь парларны балалары туу вакыйгасы уңаеннан котлап, чын куңелдән аларга тигезлек, балаларын сау-сәламәт, бәхетле итеп устеруләрен теләде. Бәхетле әти- әнигә Республикабыз Президенты Р.Н.Миңнехановның котлавын һәм туу таныклыгын тапшырды.