2020 елның 28 маенда Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган яңа рубрика старт алды.
«Татар язучыларының әсәрләрендә мәхәббәт көче» мәгълүмат-рубрикасының басмалары 1920-2020 елларда үз шедеврларын иҗат иткән татар шагыйрьләренә һәм язучыларына багышланган. Язмаларда сугыш еллары язучылары да, заманча авторлар да кузгатылачак. Сәхифә ВКонтакте да социаль платформасы ярдәмендә чыга һәм Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуга багышлана.