ТАССРның 100 еллыгы көнендә Марат Гафаров Хисмәтулловларны алтын туйлары белән котлады

2020 елның 27 мае, чәршәмбе

Бүген 27 майда ТАССРның 100 еллыгы көнендә Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров Иске Чүпрәле авылында яшәүче Хисмәтулловларны алтын туйлары белән котлады. Исегезгә төшерәбез, 1920 елның 27 маенда ТАССР оешу турында декрет имзалана. Моннан 50 ел элек, 1970 елның 27 маенда Чүпрәле районы ГХАТ бюросында Асия Гафият кызы һәм Нурислам Мөхәммәтшагый улы Хисмәтулловларның никахлары теркәлде.

Нурислам абый Иске Чүпрәле авылында туган, ә Асия апа тумышы белән Югары Ослан районыннан. Алар Казанда уку елларында танышкан. Районга кайткач, Нурислам абый Мочәле мәктәбендә эшли, армиядә хезмәт итә. Аннары гаилә Чувашиягә Алатыр районына күчеп, шунда яши. Нурислам абый да балалар белән мәктәптә эшләвен дәвам итә, ә Асия апа сәүдә өлкәсендә 40 еллап эшли. 2007 елда алар янә туган якларына кайтып, Бөек Ватан сугышын үткән Нурислам абыйның әтисен карадылар.

Хисмәтуллаовлар ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүген аларны уңышлары белән дүрт онык сөендерә һәм инде оныкчыклары үсеп килә. Асия апа белән Нурислам абый авылдашлары арасында ихтирам казаналар. Бер-берсенә җылылык һәм мәхәббәт белән карыйлар, тату, тату яшиләр. Бу йортның ишекләре кунаклар өчен һәрвакыт ачык. Район башлыгы юбилярларга истәлекле бүләк, котлау адресы һәм чәчәкләр тапшырды. Хисмәтулловлар район җитәкчелеге игътибарына үз адресларына бик шат иделәр. Марат Гафаровка визитлары һәм котлаулары өчен рәхмәт белдерделәр, район һәм Татарстан Республикасы файдасына башкарган эшләрендә уңышлар теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International