Ел саен 15 май көнне - язның иң матур ае уртасында һәрберебезгә кагылышлы бик мөһим бәйрәм – Халыкара Гаилә көне билгеләп үтелә. Бу көнне үз туганнарыңны, ә иң мөһиме - үз гаиләңне котлау кабул ителгән.
Нык гаилә - дәүләтебезнең нигезе. Илдар һәм Голәндәм Солтановлар гаиләсе үрнәгендә тату яшәргә, балаларын яратырга һәм гаилә традицияләрен ныгытырга кирәклеген күрергә мөмкин.
Гаиләгә нигез салынганнан бирле Илдар Гәрәй улы һәм Голәндәм Шәрип кызы “Без бергә!” дигән девиз астында яшиләр.
Илдар һәм Голдәм Лениногорск районының Сугышлы авылында туа, бергә беренче сыйныфка баралар. 1971 елда үзләренең никахларын рәсмиләтерәләр. Өч бала тәрбияләп үстерәләр. Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре Солтановлар гаиләсен Халыкара гаилә көне белән котлап аларга бәхет, сәламәтлек, мәхәббәт һәм бер-берсенә хөрмәтне сакларга теләделәр.