2020 елның 15 май көнендә Балтач ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә бала туу очрагы теркәлде. Илдар һәм Җәмилә Абдуллиннар гаиләсе көтеп алынган 9 балаларын алып кайттылар. Алар аңа бабайсы хөрмәтенә Равил дип исем куштылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова гаилә башлыгына тантаналы төстә баланың туу таныклыгын һәм истәлекле бүләген тапшырды.