Нурлат районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге тарафыннан «Минем гаиләм» онлайн фотоконкурсы үткәрелде

2020 елның 18 мае, дүшәмбе

Халыкара гаилә көнен бәйрәм итү кысаларында, Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге тарафыннан «Минем гаиләм»дип исемләнгән онлайн фотоконкурс үткәрелде.Игълан ителгән әлеге конкурста 300гә якын Нурлат гаиләсе катнашты, барлык конкурс эшләре дә матур һәм кызыклы булды.

Әлеге эшләрдә гаиләләр бәйрәмнәрдә, ялда, табигатьтә чакта сурәтләнгән. Барлык конкурс эшләренә карап, Нурлат гаиләләренең иң тату, күңелле һәм бердәм булуы аңлашыла. Һәр бәйгедә дә җиңүчеләр бар,  алар - балалары һәм күп санлы оныклары белән Рәшит Ризван улы һәм Фәүзия Исхак кызы Кәлимуллиннар,  Раил һәм Альбина Галәүтдиновларның яшь гаиләсе.

Онлайн фотоконкурста җиңүчеләрне ел саен үткәрелә торган «Сабантуй» милли бәйрәмендә бүләкләү планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International