15 нче май Халыкара гаилә көнендә Мамадыш районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова шәһәрнең уникаль гаиләсендә кунакта булды. Төгәл 70 ел элек шәһәрдәшләребез Владмимир һәм Мария Ельченковлар гаилә тормышларын башлап җибәрәләр. Быел алар үзләренең 70 еллык тарихка ия булган бәрәкәтле туйларын каршыладылар.
Яшьләр тегү фабрикасында эшләгәндә таныша. Озак та сузмыйча матур язда туй үткәрәләр. Гаилә тормышын башлап җибәрүгә яшь кияүне армия сафларына чакырып алалар. Мария аны 3 ел ярым өзлегеп көтә.
Ельченковлар ике бала тәрбияләп үстерә. Бүгенге көндә алар 10 онык һәм 9 оныкчыкның бәхетле әби-бабалары.
«Яшьләрне» котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Муса Хуҗаҗанов та килде. Истәлекле бүләк, чәчәк бәйләме, район башлыгының исемле котлау хатын тапшырды, җылы матур теләкләрен юллады.
Кияү дә, кәләш тә күзлек кимичә, зур осталык белән ЗАГС бүлегенең юбилярлар китабына кулларын куйдылар. Бүлек җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова әлеге актның бүлек архивында яшь гаиләләр өчен зур һәм ныклы мәхәббәт олгесе булып озак еллар сакланачагын ассызыклады.