Җәмгыятьтә гаиләнең роле үз мөһимлеге буенча башка социаль институтлар белән дә тигез түгел, кеше аның белән элемтәне гомер буе тоя. Әлмәт районында 6 ай эчендә 1164 бала ике бәхетле булып, 11 гаилә туган, аларның игезәк балалары туган.
«Без барыбыз да балачактан» - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган фотофлешмоб уза. Барлык теләүчеләр: балалар һәм өлкәннәр чакырыла. Балалар әти-әниләре, әби-бабаларының фотоларын җибәрә. Алар балалар хыялын язалар. Ә өлкәннәр үзләренең фоторәсемнәрен һәм балалар хыялын.
Чистай Никахлашу сараенда Медведевлар гаиләсен никахлашу юбилее белән котладылар.
Илле ел элек, 1970 елда, нәкъ менә Чистай ГХАТ Идарәсендә яшь Любовь һәм Николай никахларын теркәделәр.
9 июльдә районда эш визиты белән Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская булып китте. Аны район башлыгы Александр Никошин һәм омбудсменның райондагы җәмәгать ярдәмчесе Фәридә Яруллина озатып йөрделәр.
Беренче Сәрия Сабурская һәм Александр Никошин Иске Алпар авылына бардылар. Биредә алар 63 ел иңгә-иң куеп яшәгән хезмәт ветераннары Минхарис һәм Сания Гайнетдиновларга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырдылар. Җитәкчеләр тормыш сынауларына бирешмәгән, намуслы хезмәт белән яшәгән, әйбәт балалар үстергән өлкәннәрне кайнар котладылар, сәламәтлек, бәхет теләделәр.
Кичә, 2020 елның 8 июль конендэ, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миннеханов, Тенеки авылында яшәүче Гөлнәзирә һәм Фәһеметдин Хисамиевларга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырды. Кунаклар арасында Саба муниципаль районы аппарат җитәкчесе М.Р. Кәримов һэм ГХАТ булеге җитәкчесе А.И. Шәйхетдинова да бар иде.
Ел саен 8 июльдә бөтен ил күләмендә Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә.
Һәрберебез өчен тормышта иң мөһиме ул - Гаилә. Гаилә-ул якыннар һәм туганнар, без яраткан, үрнәк алган һәм кайгырткан, чын йөрәктән игелек һәм бәхет теләгән кешеләр. Нәкъ менә гаиләдә без яратырга, җаваплылык, кайгыртучанлык тоярга һәм хөрмәткә итәргә өйрәнәбез.
Зәй муниципаль районында гаилә,мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан зур чара узды. Мәхәббәт һәм тугрылык өчен медаль Московлар гаиләсенә тапшырылды. Валентин Николаевич һәм Тамара Геннадьевна 37 ел бергә тату гаилә булып яшиләр. Алар барлык кешеләргә дә үрнәк булып торалар.
08 июль көнне, Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Тукай районы Боерган авылында Миннегалиев Вәлиәхмәт Миннегали улы һәм Сәмигә Шәймөхәммәт кызына «Мәхәббәт һәм тугрылык” медале тапшырылды. Алар 57 бәхетле ел бергә гомер иткәннәр.
Күркәм бәйрәм көнендә 69 ел бергә яшәгән, төрле вакыйгалар кичергән, әмма мәхәббәт һәм үзара аңлашуны саклап калган сугыш ветераннары Гыйльметдин абый һәм Җәвирә апа Хәбибуллиннар гаиләсе «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнде.Гыйлметдин абый 1927 елда Нөнәгәр авылында дөньяга килә, 12 яшеннән үк ятим кала.
“Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” бәйрәме көнендә Мамадыш районында “Мәхәббәт һәм тугрылык” өчен медале тапшырылды. Быел бу зур бүләккә Сингатуллинар гаиләсе лаек булды.