Тукай районында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

2020 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

08 июль көнне, Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Тукай районы Боерган авылында Миннегалиев Вәлиәхмәт Миннегали улы һәм Сәмигә Шәймөхәммәт кызына «Мәхәббәт һәм тугрылык” медале тапшырылды. Алар 57 бәхетле ел бергә гомер иткәннәр.

Бу бик кунакчыл һәм тату гаилә, йортта мәхәббәт һәм гармония хөкем сөрә. Миннегалиевлар өч бала тәрбияләп үстергәннәр, алар да туган районында яши һәм эшли. Алар әти-әниләренә 5 онык бүләк иттеләр,5 оныкчыклары үсеп килә.

Гаиләнең бердәмлеге, бер-береңә хөрмәт итү, өлкәннәрне олылау һәм үсеп килүче буынга игелекле традицияләрне тапшыруда зур кыйммәткә ия. Иң гади авыл гаиләсе Миннегалиевлар нәкъ менә шуның белән аерылып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International