8 июльдә изге Петр һәм Феврония Муромскийларны искә алу көнендә Россиядә бөек бәйрәм – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә.
Гаиләнең тотрыклылыгы, гаилә традицияләрен саклап калуда илебез ныклыгының нигезе: меңләгән җеп белән гаилә җәмгыять һәм дәүләт белән бәйле.
8 июль-Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Алабуга районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре барлык гариза бирүчеләрне котладылар һәм бәйрәмнең традицион символы-ромашка чәчәкләре тапшырдылар. Бу көнне никах теркәүгә гариза бирүче яшь парлар, шулай ук сабыйларын теркәүче яшь ата-аналар өчен аеруча күңелле һәм символик вакыйга булды. Барлык гаиләләргә иминлек, бәхет һәм гаилә бәхете телибез!
Мөслим муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган 6 парны тантаналы рәвештә теркәделәр. Бу көннәрдә туйны үткәрү яхшы билге булып санала, чөнки Петр һәм Феврония яшь гаиләләрне саклый һәм аларга мәхәббәт бүләк итә. Катлаулы эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, чара камералы шартларда узды.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен киң масштабта бәйрәм итү Чистай муниципаль районының күркәм традициясенә әверелде.
8 июльдә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Казанда әлеге искиткеч гаилә бәйрәменең символына әверелгән Петр һәм Феврония Муромскийлар һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булды.
Һәйкәл янында төзекләндерелгән мәйданчык, 2018 елда ачылганнан бирле, очрашу һәм балалар белән йөрүнең яраткан урынына әверелде. Ел саен биредә яшь гаилә парлары катнашында бәйрәм чаралары уза, профессиональ һәм үзешчән артистлар, иҗат коллективлары чыгыш ясый.
2020 елның 8 июлендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Буа муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Князевлар Анатолий Васильевич һәм Татьяна Михайловна гаиләсенә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылды. Алар быел бергә яшәүләренең 35 еллыгын бәйрәм итәләр һәм районда Гаилә нигезләре ныклыгы белән билгеле. Медальне район җитәкчесе Ранис Камартдинов тапшырды. Ранис Рафис улы юбилярларга озын һәм бәхетле гомер, нык сәламәтлек теләде һәм җирле үзидарә органнары исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.
8 июль-Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә ГХАТ бүлегендә «Бәхет ромашкасы» дип исемләнгән акция узды. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бу көнне административ үзәк хезмәткәрләренә ромашка бәйләме бүләк итте.
Алар йортларыбызга сөенеч һәм бәхет, әти-әниләр тормышына жылылык, бәрәкәт өстиләр. Гаиләдә сабый дөньяга килүдән дә әһәмиятлерәк чара юктыр кеше тормышында. Балтачтан Владимир һәм Татьяна Ишмурзиннар гаиләсе дә иң бәхетле мизгелләр кичерәләр. Ишмурзиннар гаиләсе хәзер күп балалы гаилә статусына лаек.
Районда юбилярларны ойләренә барып котлау матур традициягә әйләнде. Бүген, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Арча муниципаль районы хатын-кызлар советы рәисе Гатауллина А. М. һәм "Арча шәһәре" муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары, Арча шәһәре Советы рәисе урынбасары Нигъмәтҗанова Г. Х. Хәбир Кәбир улы һәм Нурания Зәйнетдин кызы Әбкалеевлар гаиләсен алтын туйлары белән Камил Минҗан улы Һәм Наилә Котдус кызы Дәүләтовлар гаиләсен изумруд туйлары белән котладылар, һәм үзара аңлашып, якыннарының игътибарын тоеп яшәүләрен теләделәр. Ирле-хатынлы парлар юбилярларны хөрмәтләү китабына кул куйдылар.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Ирек Шәрипҗан улы һәм Минирәмзия Шәйхулла кызы Вәлитовлар лаеклы бүләк – «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен»медале белән бүләкләнделәр.
Валитовлар 46 ел бергә гомер кичерәләр. Алар үзләренең мәхәббәтләрен һәм тугрылыкларын озын тормыш юлында саклап калдылар.