Әлмәт шәһәрендә "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медален тапшыру

2020 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

8 июльдә изге Петр һәм Феврония Муромскийларны искә алу көнендә Россиядә бөек бәйрәм – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә.

Гаиләнең тотрыклылыгы, гаилә традицияләрен саклап калуда илебез ныклыгының нигезе: меңләгән җеп белән гаилә җәмгыять һәм дәүләт белән бәйле.

2020 ел ның 8нче июлендә, Әлмәт муниөипаль район башлыгы Нагуманов Тимур Дмитрий улы Залеевлар гаиләсенә "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медален тапшырды.

Залеевлар Мидхәт Кәшәп улы һәм Мәгъсүмә Мөхәммәтҗан кызы менә 68 ел инде бөтен сынауларны һәм авыр чорларны үтеп, бәхетле гомер кичерәләр. Алар бергә биш кыз тәрбияләп үстергәннәр. Ә бүген аларны 10 онык һәм 9 оныкчык сөендерә.

Мидхәт Кәшәп улы-Бөек Ватан сугышы ветераны, Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Японияне Җиңгән өчен», «Сугышчан казанышлары өчен», «Хезмәт ветераны» медальләре, «Социаль ярыш җиңүчесе» күкрәк билгесе, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең юбилей медальләре, Җиңүнең 55 еллыгы уңаеннан ТР истәлекле билгесе белән бүләкләнгән.

Тормыш иптәше Мәгъсүмә Мөхәммәтҗан кызы “Хезмәт ветераны”, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең юбилей медальләре, Ана медале белән бүләкләнгән.

Залеевлар гаиләсенең төп кыйммәтләре-хезмәт сөючәнлек,фидакарьлек, өлкән буынга хөрмәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International