8 июльдә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Казанда әлеге искиткеч гаилә бәйрәменең символына әверелгән Петр һәм Феврония Муромскийлар һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булды.
Һәйкәл янында төзекләндерелгән мәйданчык, 2018 елда ачылганнан бирле, очрашу һәм балалар белән йөрүнең яраткан урынына әверелде. Ел саен биредә яшь гаилә парлары катнашында бәйрәм чаралары уза, профессиональ һәм үзешчән артистлар, иҗат коллективлары чыгыш ясый.
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина, Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Ефимов, Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Ирек Шәрипов, республиканың иҗтимагый һәм дини оешмалары вәкилләре катнашты.