Мөслим муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган 6 парны тантаналы рәвештә теркәделәр. Бу көннәрдә туйны үткәрү яхшы билге булып санала, чөнки Петр һәм Феврония яшь гаиләләрне саклый һәм аларга мәхәббәт бүләк итә. Катлаулы эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, чара камералы шартларда узды. Туйлар турындагы Репортаж җирле телевидение аша трансляцияләнде.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Магалимова Я.Ш. яшь парларны икеләтә бәйрәм-Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады. Изге Петр һәм Феврония һәр гаиләне сакласын, ә бәйрәм символы – ромашка бары мәхәббәт һәм уңыш кына алып килсен.