ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2020 ел
чәршәмбе

Кичәнең кунаклары Актаныш авылында яшәүче Вахитов Васил Гапбделхак улы һәм Венера Нуриәхмәт кызы булдылар. Әлеге бәхетле гаилә парына Актаныш муниципаль районы Башлыгы Э.Н.Фаттахов Россия Федерациясе оештыру комитетының бәйрәм уңаеннан грамотасын хәм “Мәхәббәт һәм тугрылык“ өчен медален тапшырды. Бәйрәм тантанасын алып барган ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева Вахитовлар гаиләсенә изге теләкләрен юллады.

8 июльдә Татарстан Республикасы бөтен ил белән бергә «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне»н билгеләп үтә.

Бу бәйрәм чагыштырмача "яшь", 2008 елдан бирле үткәрелә, ләкин ул безгә гасырлар тирәнлегеннән килгән һәм гаиләнең ныклыгын, никах институтының әһәмиятлелеген, мәхәббәт, тугрылык, гаиләнең мәңгелек кыйммәтен символлаштыра.

2020 елның 8 июлендә Россиядә «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык» көне билгеләп үтелә. Гадәттәгечә, бу бәйрәм бердәмлек символы булып санала, күпләр бу дата туй көнендә дә да бәхет алып килер дип ышана.

Коронавирус йогышын (2019-nCoV) таратмау максатларында Аксубай районында барлык массакүләм чаралар гамәлдән чыгарылды. Шушы хәлләр уңаеннан Фәсхетдин Шияб улы һәм Фәридә Миншакир кызы Мифтаховлар гаиләсенә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале бүләкләнүчеләрнең балалары һәм оныклары барында тантаналы рәвештә район башлыгы Камил Гилмановка тапшырылды. Тантанада Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Светлана Крайнова һәм Мюд авыл җирлеге башлыгы Татьяна Зюзина катнаштылар.

2020 елның 8 июлендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге Аерылышуларсыз көн дип игълан итте. Бу көнне яшь парларга һәм яңа туган балаларның әти-әниләренә аерым игътибар бирелде.

2020 елның 8 июль көнендә Түбән Кама шәһәрендә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Бәхетле гаилә - бәхетле шәһәр» дигән чара булып узды.

2020 елның 8 июлендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Түбән Кама шәһәренең «Гаилә» паркында «Минем гаиләм бар» скульптура композициясен ачу тантанасы булды. 

2020 елның 8 июлендә Түбән Кама шәһәрендә халык рәссамы Әхсән Фәтхетдинов музеенда  – Александр Комаров һәм Яна Енькованың никахлашу тантанасы узды. Кәләшнең «күктән төшкән " кебек үзенчәлекле күренеше кияү белән кәләшне генә түгел, тантананың барлык кунакларын да дулкынландырып җибәрде.

Бу-Мельниковлар гаиләсе. Алар Алабуга районының Черкасово авылында яшәүчеләр. Мельниковлар укытучыларның гаилә династиясе булып торалар. Гаиләнең гомуми педагогик стажы 300 елдан артык. 07.08.2020 елда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан шәһәр планеркасында Иске Күклек авылыннан Иван һәм Валентина Мельниковларны бүләкләделәр. Алабуга районы җитәкчесе Рөстәм Нуриев «мәхәббәт һәм тугрылык өчен»медален тапшырды.

2020 елның 8 июлендә Түбән Кама шәһәрендә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында Бөтенроссия иҗтимагый бүләкләре – «мәхәббәт һәм тугрылык» өчен  медальләре тапшырылды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International