Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Түбән Кама шәһәрендә никах теркәлде

2020 елның 8 июле, чәршәмбе

2020 елның 8 июлендә Түбән Кама шәһәрендә халык рәссамы Әхсән Фәтхетдинов музеенда  – Александр Комаров һәм Яна Енькованың никахлашу тантанасы узды. Кәләшнең «күктән төшкән " кебек үзенчәлекле күренеше кияү белән кәләшне генә түгел, тантананың барлык кунакларын да дулкынландырып җибәрде.

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Ивановна Махотина яшь парларга үз гаиләсенең тарихын якты төсләр белән язуларын  теләп, язылышу турында таныклыкны тапшырды.

Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнар Наил улы Бәдретдинов шәһәр хакимияте исеменнән яшь парларны бу истәлекле вакыйга белән котлады.

Беренче туй вальсын яшь парлар  Кызыл Чишмәнең матур яр буенда  биеделәр, шуннан соң күккә ак күгәрченнәр очырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International