Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән!

2020 елның 8 июле, чәршәмбе

8 июльдә Татарстан Республикасы бөтен ил белән бергә «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне»н билгеләп үтә.

Бу бәйрәм чагыштырмача "яшь", 2008 елдан бирле үткәрелә, ләкин ул безгә гасырлар тирәнлегеннән килгән һәм гаиләнең ныклыгын, никах институтының әһәмиятлелеген, мәхәббәт, тугрылык, гаиләнең мәңгелек кыйммәтен символлаштыра.

100 елдан артык безнең илдә гаилә тарихларының һәм кеше язмышларының төп елъязмачысы булып гражданлык хәле актларын теркәү органнары тора.

Республика ГХАТ хезмәте исеменнән барлык Татарстан халкын чын күңелдән күркәм, игелекле, гаилә бәйрәме белән тәбрик итәм!

Өй учагының җылысын, ихлас хисләрне һәм кеше мөнәсәбәтләренең гармониясен саклап калуыгызны телим!

Сезнең гаиләләрдә һәрвакыт мәхәббәт һәм үзара аңлашу хөкем сөрсен, билгеләнгән планнар уңышлы тормышка ашсын! Сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!

 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының

ГХАТ идарәсе башлыгы                                                                                 Г. Р. Нигъмәтуллина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International