2020 елның 8 июль көнендә Түбән Кама шәһәрендә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Бәхетле гаилә - бәхетле шәһәр» дигән чара булып узды.
Катлаулы эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, чара камералы шартларда узды. Халык рәссамы Әхсән Фәтхетдинов музеенда, ел саен бүләк ителә торган «мәхәббәт һәм тугрылык» медальләре тапшырылды. Шулай ук музей диварларында никах теркәү тантанасы да узды. Чараның, турыдан-туры трансляциясе, теләге булган һәркемгә бәйрәмдә катнашырга мөмкинлек бирде.