2020 елның 8 июлендә Түбән Кама шәһәрендә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында Бөтенроссия иҗтимагый бүләкләре – «мәхәббәт һәм тугрылык» өчен медальләре тапшырылды. Быел «Гаилә – Түбән Кама горурлыгы» муниципаль конкурсында җиңүче биш гаилә пары медальләргә лаек булды. Алар – Коршиннар, Газизовлар, Гребешковлар, Пискаревлар, Федосеевлар гаиләләре.
Медальләрне Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнар Наил улы Бәдретдинов тапшырды.