Балаларсыз дөнья – өметсез киләчәк диләр

2020 елның 8 июле, чәршәмбе

Алар йортларыбызга сөенеч һәм бәхет, әти-әниләр тормышына жылылык, бәрәкәт өстиләр. Гаиләдә сабый дөньяга килүдән дә әһәмиятлерәк чара юктыр кеше тормышында. Балтачтан Владимир һәм Татьяна Ишмурзиннар гаиләсе дә иң бәхетле мизгелләр кичерәләр. Ишмурзиннар гаиләсе хәзер күп балалы гаилә статусына лаек. 2008 нче елда Ишмурзиннар гаиләсендә кызлары – Анастасия, 2013 елда- уллары Кирилл дөньяга килделәр, ә быел исә 5 июль көнне гаилә бәхетен тагын да тулыландырып өченче бала варис – Артём дөньяга килде. Бүген –8 июль - халыкара “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көнендә Балтач үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә яңа туган сабыйны тантаналы төстә хастаханәдән чыгару чарасы узды. Баланы бала тудыру бүлегеннән чыгару шатлыклы, дулкынландыргыч мизгелләр, әлеге сөенечле вакыйга кеше күңелендә озак еллар саклана. Әлеге матур вакыйга уңаеннан яшь гаиләнең шатлыгын район башкарма комитетының ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә уртаклашты. ГХАТ җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова җылы теләкләр белән Ишмурзиннар гаиләсенә яшь Россия гражданының беренче рәсми документын – туу турында таныклык тапшырды. Шулай ук истәлекле бүләк һәм чәчәк бәләме бирде.

Бүгенге көндә балаларны һәм гаиләне яклау – хөкүмәтебезнең төп бурычы. Яшь гаиләгә шулай ук ТР президенты Р.Н.Миннеханов исеменнән дә котлау папкасы тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International