Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Ирек Шәрипҗан улы һәм Минирәмзия Шәйхулла кызы Вәлитовлар лаеклы бүләк – «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен»медале белән бүләкләнделәр.
Валитовлар 46 ел бергә гомер кичерәләр. Алар үзләренең мәхәббәтләрен һәм тугрылыкларын озын тормыш юлында саклап калдылар.
Төрле елларда УТТ, төзелеш материаллары заводында, НГДУ системасында эшләп, Ирек абый белән Рәмзия апа лаеклы ялга чыктылар.
Мәхәббәт, тугрылык һәм үзара аңлашу хөкем сөргән гаиләдә уңышлы, тәртипле балалар үскән. Бүген Валитовлар ике балалары гына түгел, ә өч оныклары уңышларына сөенеп яшиләр. Алар бу тантаналы көндә янәшә булдылар һәм әти-әниләренә рәхмәт сүзләре әйттеләр.
Бәхетле пар Баулы шәһәрендә үз куллары белән төзелгән йортта яши. Гаилә башлыгының оста куллары белән бизәлгән, чәчәкләргә күмелгән бу өйне Баулыда яшәүче һәркем белә. Язын Ирек абый белән Рәмзия апа шәһәр халкын рассада һәм үсентеләр белән тәэмин итәләр. Гаилә ел саен территорияләрне төзекләндерү, яңа ел бизәлеше буенча конкурсларда катнаша һәм призлы урыннар яулый.
Район башлыгы Р. Х.Гатиятуллин Валитовлар гаиләсен җылы котлады һәм «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален тапшырды.