Ел саен 8 июльдә бөтен ил күләмендә Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә.
Һәрберебез өчен тормышта иң мөһиме ул - Гаилә. Гаилә-ул якыннар һәм туганнар, без яраткан, үрнәк алган һәм кайгырткан, чын йөрәктән игелек һәм бәхет теләгән кешеләр. Нәкъ менә гаиләдә без яратырга, җаваплылык, кайгыртучанлык тоярга һәм хөрмәткә итәргә өйрәнәбез.
Нурлат шәһәренең Никахлашу сараенда 73 ел бергә кулга-кул тотынып яшәүче Хасибулла Мотыйгулла улы һәм Баян Ибраһим кызы Вәлиуллиннар гаиләсенә тантаналы шартларда «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен медале» тапшырылды. Әлеге тату гаилә 5 бала тәрбияләп үстергән, бүгенге көндә дә 9 онык һәм 19 оныкчыкны тәрбияләүдә булышалар.
Бу бәйрәмдә гаилә тормышы юбилярларын: Виталий Яковлевич һәм Раиса Александровна Ефремовларны, Николай Александрович һәм Роза Семеновна Родионовларны, Гомәр Идрис улы һәм Румия Гарифҗан кызы Садыковларны гаилә тормышларының 50 елллыгы белән; Рифкать Усман улы һәм Сәймә Минаҗетдин кызы Гайнуллиннарны – 40 ел бергә гомер кичерүләре белән; Ирек Һадый улы һәм Лилия Наил кызы Закировларны, Давыт Хафиз улы һәм Гөлүзә Салихҗан кызы Мөхәммәтҗановларны 25 еллык уртак тормыш юлы белән Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре башлыгы Әхмәтшин Алмаз Сәлим улы котлады.
Шулай ук Халыкара гаилә көненә багышланган фото-конкурсның «Иң зур гаилә» номинациясендә җиңү яулаган Рәшит Ризван улы һәм Фәүзия Исхак кызы Кәлимуллиннар гаиләсенә, «Иң яшь гаилә» номинациясендә - Раил Радик улы һәм Альбина Рөстәм кызы Галәветдиновлар, «Иң төрле яшьтәге гаилә» номинациясендә Дмитрий Егор улы һәм Юлия Дмитриевна Тайбулатовларга дипломнар, чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.