Чистай Никахлашу сараенда Медведевлар гаиләсен никахлашу юбилее белән котладылар.
Илле ел элек, 1970 елда, нәкъ менә Чистай ГХАТ Идарәсендә яшь Любовь һәм Николай никахларын теркәделәр. 1973 елда гаилә, Советлар Союзының бөтен яшьләре кебек үк, Брежнев шәһәренә (хәзер Яр Чаллыга), легендар КАМАЗ автозаводында хезмәт куя. Любовь Михайловна шулай ук әлеге предприятиедә пенсиягә кадәр эшләгән, ә Николай Федорович завод слесарьларыннан шәһәрара автобус шоферларына күчкән. Советлар Союзы буенча күпме юллар тишәргә туры килде аңа!
Хәзер ирле-хатынлы яңадан туган Чистайга кайттылар. Аларга кунакка ике кызлары һәм оныклары килә.
Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре юбилярларны алтын туйлары белән аерым бер сценарий буенча котладылар, чөнки бу дата, металл кебек үк, һәрвакыт кадерле. Юбилярларга истәлекле бүләкләр тапшырып, озын гомер һәм иминлек теләделәр.