Зәй муниципаль районында гаилә,мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан зур чара узды. Мәхәббәт һәм тугрылык өчен медаль Московлар гаиләсенә тапшырылды. Валентин Николаевич һәм Тамара Геннадьевна 37 ел бергә тату гаилә булып яшиләр. Алар барлык кешеләргә дә үрнәк булып торалар. Медаль тапшыру белән Московларны Зәй муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов, Зәй муниципаль районы Түбән Биш авыл җирлеге башлыгы Дамир Насертдинов, “Зәй үзәк район хастаханәсе”нең баш табибы Айдар Фатыхов, дуслары, туганнары котладылар. Московлар гаиләсенә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмдә мәдәният хезмәкәрләре тарафыннан матур җырлар яңгырады.