Татарстан Республикасы Милли китапханәсе республика китапханәләре эше турында халык фикерен ачыклау максатыннан сораштыру үткәрә. Сораштыру нәтиҗәләре республикада китапханә хезмәтен гамәлдәге социаль таләпләргә туры китереп камилләштерергә ярдәм итәчәк.
Чистай ЗАГС бүлегендә 2020 елның 14 июлендә 300-нче сабыйның тууы дәүләт теркәвенә алынды.
Субханкуловлар гаиләсендә икенче улы туа. Егетне Булат дип атадылар, корыч дигән сүз.
Узган атнада, 7 июль көнне, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан, Әгерҗе муниципаль районы ЗАГС бүлегендә гадәти булмаган никах теркәлде. Яңа өйләнешкән ирле-хатынлы Илдар Хисамов һәм Наталья Шәрипова тантанага велосипедта килгәннәр. Бернинди фата һәм күбәләк-галстук та, бернинди ак күлмәк һәм үтүкләнгән кара чалбар да юк - аның каравы, велосипедчыларның тулы экипировкасы: велокостюм, кроссовкалар һәм, әлбәттә, шлем. Ә лимузин урынына - велосипедлар.
2020 елның 10 диюлендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 16 пар игезәк балалар тууы теркәлде.
Бу шатлыклы вакыйга Гатиев Айрат Миргаяз улы һәм Элҗмира Ринат кызы гаиләсендә булды. 8 июлдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә аларның ике кызы туды.Яңа туган сабыйларга Эмилия һәм Амалия исемнәре кушылды.
Җәмгыятьтәге гаилә роле башка нинди дә булса социаль институтлар белән тигез түгел, аның белән кеше гомер буе элемтәдә тора. Әлмәт районында 2020 елның 6 ае эчендә 1164 бала туган, икеләтә бәхет 11 гаиләгә килгән, аларның игезәк балалары туган. Соңгы елларда районда аерылышучылар саны кими һәм ел саен 1000нән артык гаилә барлыкка килә. Бу барлык лаеклы күрсәткечләр, республиканың сизелерлек ярдәме, һәм, әлбәттә инде, безнең районның социаль-икътисадый үсеше гаилә кыйммәтләрен һәм гаилә статусын җәмгыятьтә ныгытуга өмет уята.
Алар - сугыш чоры балалары. Илдә Бөек Ватан сугышы башланганда Фәрит агага алты яшь булса, Гасима апа бер яшьлек сабый гына була. Алар сугыштан соңгы авыр елларны да өлкәннәр белән беррәттән күтәрә. Алар сугыштан соңгы авыр елларны да өлкәннәр белән беррәттән күтәрә. Бәхетләрен эзләп, туган авылларыннан читкә чыгып китми.
Гайнуллиннар – безнең районда “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен“ медале белән бүләкләнгән унөченче пар.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне Россиядә 2008 елдан билгеләп үтелә. Әлеге матур бәйрәм көнендә ныклы гаилә корып, бер-берсенә тугрылык саклаган, үрнәк балалар үстергән парларны хөрмәтләү безнең районда да матур традициягә әйләнде. 16 июльдә алтын туйларын билгеләп үтүче Фәридә апа белән Альберт абый да – әгерҗелеләргә көчле рухлы, тормыш сынауларын иңгә-иң куеп җиңгән пар буларак яхшы таныш.
2020 нче елның 8 нче июлендә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Югары Ослан муниципаль районының Яшьүсмерләр клубында тантаналы чара булып узды, анда Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов барлык катнашучыларны гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады, «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале, Россия Федерациясендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне үткәрү буенча оештыру комитеты грамотасын һәм Югары Осланнан Мингазов Зәкиулла Зыятдин улына һәм Әлфия Корбангали кызына чәчәк бәйләме белән истәлекле бүләк тапшырды.
Әлеге чарага Римма Хәким кызы һәм Мубин Корбан улы Әхмәтовлар чакырылган иде. Аларга Тәтеш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Борисович Семенычев “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален тапшырды. Ирле-хатынлы Әхмәтовлар 43 ел бәхетле гомер кичерәләр, алар никахларын теркәүче яшь парларны туй көне белән котладылар, озын бәхетле гаилә тормышы теләделәр һәм район җитәкчелегенә күрсәтелгән хөрмәт өчен рәхмәт белдерделәр. Бу көнне ирле-хатынлы Әхмәтовлар һәм яңа өйләнешүче яшь пар өчен иң кадерле бүләк ромашкалардан чәчәк бәйләме булды.
8 июльдә Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне, изге Петр һәм Феврония, гаиләнең һәм никахның православие яклаучылары көне билгеләп үтелә. Алар кулга-кул тотынышып озын тормыш юлы үтәләр һәм никах тугрылыгының, үзара мәхәббәт һәм гаилә бәхетенең үрнәге булалар. Бу көнне Бөгелмә муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Люция Закареевна һәм Валерий Демьянович Савельевлар хөрмәтләнде.