Әлмәт шәһәрендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә туйлар

2020 елның 11 июле, шимбә

Җәмгыятьтәге гаилә роле башка нинди дә булса социаль институтлар белән тигез түгел, аның белән кеше гомер буе элемтәдә тора. Әлмәт районында 2020 елның 6 ае эчендә 1164 бала туган, икеләтә бәхет 11 гаиләгә килгән, аларның игезәк балалары туган. Соңгы елларда районда аерылышучылар саны кими һәм ел саен 1000нән артык гаилә барлыкка килә. Бу барлык лаеклы күрсәткечләр, республиканың сизелерлек ярдәме, һәм, әлбәттә инде, безнең районның социаль-икътисадый үсеше гаилә кыйммәтләрен һәм гаилә статусын җәмгыятьтә ныгытуга өмет уята.

8 июль-Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Татарстан АССРның 100 еллыгын бәйрәм итү көнендә, Әлмәт шәһәренең Никахлашу Сараенда 7 пар никахларын теркәделәр. Ә агымдагы ел башыннан гаилә берлеген теркәгән парлар саны 333кә җитте.

Район башкарма комитеты ГХАТ идарәсе белгечләре яшь парларны чын күңелдән котладылар, аларга нык сәламәтлек һәм үзара аңлашу теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International