2020 нче елның 8 нче июлендә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Югары Ослан муниципаль районының Яшьүсмерләр клубында тантаналы чара булып узды, анда Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов барлык катнашучыларны гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады, «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале, Россия Федерациясендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне үткәрү буенча оештыру комитеты грамотасын һәм Югары Осланнан Мингазов Зәкиулла Зыятдин улына һәм Әлфия Корбангали кызына чәчәк бәйләме белән истәлекле бүләк тапшырды.
Ирле-хатынлы Мингазовлар бер-берсен хөрмәт итеп, ышанычларын аклап һәм тугрылыклы булып калалар. 32 ел яшәү дәверендә туганнарына һәм әти-әниләренә карата мәхәббәт, хөрмәт аларның гаилә бәхетенең төп сере булды һәм шулай булып кала да. Алар икесе дә күп балалы гаиләләрдә үсеп, әти - әниләренең төп максаты-яхшы һәм хезмәт сөючән балалар тәрбияләү, аларга лаеклы белем бирү иде. Мингазовлар гаиләсе һәрвакыт иң зур хәзинә булды һәм шулай булып кала да. Ир белән хатын бер-берсен яратып, лаеклы рәвештә өч бала тәрбияләп үстергәннәр, хәзерге вакытта алар балаларына оныкларын тәрбияләүдә булышалар. Балалары барысы да әтиләре юлыннан киттеләр. Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетын тәмамладылар һәм архитекторлар династиясен дәвам итәләр. Авылдашлары, шулай ук район халкы арасында бу гаилә лаеклы абруй һәм зур ихтирам казана, аларның хезмәткә мөнәсәбәте, гаилә рәвеше, үзара аңлашу, балаларга игътибарлы караш яшь буынга үрнәк булып тора. Мингазовлар гаиләсендә һәрвакыт тынычлык, татулык һәм үзара аңлашу хөкем сөрә.
Фәридә Янтыкова Мингазовлар адресына котлаулар һәм җылы теләкләрен җиткерде. Балалар әти-әниләренә рәхмәт һәм рәхмәт сүзләре әйттеләр, ә Зилә үзенең матур җырын бүләк итте, әти-әнисе,туганнары бу җырга кушылып вальс биеделәр.